news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Баулы һәм Сарман районнарында булды

Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Баулы һәм Сарман районнарында булды
Фото: Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Баулы һәм Сарман муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Баулы районында ул «2023 елның янгын чыгу куркынычы булган һәм урман культурасы сезонына әзерлек барышы» темасына киңәшмә уздырды. Утырыш Баулы шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров катнашты. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Докладлар белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов, урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова һәм кадрлар белгече, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Айгөл Габсабирова чыгыш ясады.

Утырыштан соң министр урынбасары Рәис Гомәров «Баулы урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең административ бинасындагы ремонт барышы белән танышты, «Баулы урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогын һәм янгын сүндерү станциясен карады.

Сарман районында Рәис Гомәров урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Сарман авылы администрациясе бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Чарада катнашучылар урманнарны торгызу, саклагыч урман үсентеләрен утырту, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100