news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урман хуҗалыгы министры Арча оешмалары эшенә уңай бәя бирде

Татарстан урман хуҗалыгы министры Арча оешмалары эшенә уңай бәя бирде
Фото: Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә, «Арча урманчылыгы» ДКУ административ бинасын ремонтлау барышы белән танышты. 

Шулай ук министр җитештерү участогын һәм II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен карады. Шуннан соң Равил Кузюров «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрде. Җыелыш Үрнәк бистәсенең авыл мәдәният клубы базасында узды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул узган елда урман культуралары кампаниясе, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, 2023 елның урман культуралары һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорына әзерлек барышы турында сөйләде.

«Урман культуралары кампаниясе кысаларында Арча урманчылыгы территориясендә 227 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм үстерү, 186 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 600 гектарда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак. Якын арада питомникларда «кар каралту» эшләрен башлап җибәрергә – кар катламының тизрәк эреүен һәм туфракта дым саклап калу максатыннан, чәчү бүлекчәләренә көл сибүне планлаштырабыз», – диде Шамил Хәйруллин.

Министр Равил Кузюров 2022 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде. «Барыгызга да намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot