news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының элеккеге башлыгы Әбүзәр Гаянов вафат

Кичә, 7 ноябрьдә, Татарстанның элекке урман хуҗалыгы министры, Россиянең атказанган урманчысы Әбүзәр Гаянов 90нчы яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әбүзәр Гаян улы Гаянов 1936 елның 6 августында ТАССРның Мамадыш районы Акман авылында туган. Лубян урман техникумын тәмамлаганнан соң, 1954 елда Чита өлкә авыл хуҗалыгы идарәсендә Ингода урман хуҗалыгы урманчысы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Совет Армиясендә хезмәт итеп ТАССРга кайткач Аксубай һәм Минзәлә урман хуҗалыкларында хезмәт иткән. 1966 елда Максим Горький исемендәге Идел буе урман-техника институтын тәмамлаган.

1971 елда Гаянов Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсенең урман хуҗалыгы бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Аннары Татарстан өлкә КПСС комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы, сәнәгать бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән.

1984 елда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләнгән, бу вазифада 16 елдан артык эшләгән. «Катлаулы экономик шартларга карамастан, ул республиканың урман хуҗалыгы үсешенең югары күрсәткечләрен саклап кала алды, кыйммәтле ылыслы токымнарның мәйданнарын арттырды һәм саклау урман полосаларын ныгытты. Ул ышанычлы урман-орлык базаларын формалаштыруга, питомниклар эшен үстерүгә һәм урманнарны тотрыклы торгызу өчен шартлар булдыруга аеруча игътибар итте», - дип билгеләп үтелә Татарстан җитәкчелеге вәкилләре имзалаган некрологта.

Гаянов җитәкчелегендә төбәкнең урман тармагының нәтиҗәле эше өчен мөһим хокукый база – Татарстан Республикасы урман кодексы булдырылды.

Пенсиягә чыкканнан соң элеккеге министр актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек һәм укытучылык белән шөгыльләнде, ветераннар оешмалары эшчәнлегендә катнашты.

Әбүзәр Гаяновның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Алар арасында – «Мактау билгесе» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «ТАССРның атказанган урманчысы» мактаулы исеме, ТР мактау грамотасы, ТР Президентының рәхмәт хаты.

«А.Г.Гаянов җитәкчелек талантына, тапшырылган эш өчен югары җаваплылык тойгысына ия иде. Ул игелекле, ярдәмчел кеше булды. Хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәт итте. Әбүзәр Гаян улы Гаяновның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», - дип ассызыклана некрологта.

Төбәкнең Урман хуҗалыгы министрлыгының элеккеге җитәкчесе вафат булу турындагы некрологны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев имзалаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot