Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә түләүләр турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел урман тармагында эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме артты. Ел башыннан алып сигез яшь белгеч әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган.
Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Яшь белгечләрне тармакка җәлеп итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирәбез. 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар хәзер элеккеге 150 мең урынына 300 мең сум, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең урынына 500 мең сум ала», – дип искәртте ул.
Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган белгечләр дәгъва итә ала.
«Төп таләп – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләргә эшкә урнашу һәм килешү имзаланган көннән алып ким дигәндә өч ел эшләү бурычы», – дип ассызыклады Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз