Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны 37 пилотсыз очкыч ярдәмендә мониторинглый
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының пилотсыз авиация паркы 37 берәмлек техниканы, шул исәптән «Геоскан 801», «DJI Мавик» һәм «Геоскан Джемини» модельләрен үз эченә ала. Алар урманнарны оператив мониторинглау өчен кулланыла. Бу хакта бүген Казанда узган йомгаклау коллегиясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Барлык техника Росавиациядә теркәлгән һәм профильле бурычларны үтәү өчен урман хуҗалыгы белгечләре арасында бүленгән. Шул ук вакытта кадрларны укыту буенча масштаблы эш алып барыла. 2024-2025 елларда гына да тармакның 100дән артык белгече, шул исәптән дәүләт урман контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр әзерлек узды», – дип билгеләп үтте ул.
Пилотсыз очкычлар янгын куркынычын мониторинглау, агачларны законсыз кисү очракларын ачыклау, урманнарның торышын бәяләү һәм урманнардан файдаланучыларның килешүләрне үтәвен контрольдә тоту өчен кулланыла.
«Пилотсыз системаларны гамәлгә кертү республиканың урман фонды белән нәтиҗәле идарә итү һәм аны саклау өчен мөһим технологик корал булып тора», – дип билгеләде Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз