Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тармактагы уртача хезмәт хакын атады
Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Бөтен җирдәге кебек үк, бездә дә кадрлар килә һәм китә тора. Кемдер декретка яки пенсиягә китә, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар кыла. Районнарда барыннан да бигрәк эшче һөнәр белгечләре кирәк. Тракторчылар, урман кисүчеләр җитми, урман мастерлары, урман инспекторлары да кирәк», - дип сөйләде ул.
Кузюров әйтүенчә, 2025 елда Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 55,5 мең сум тәшкил иткән. Быел уртача хезмәт хакы уртача 10 процентка артачак, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз