news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы махсус операциягә 3,5 мең кубометр агач җибәргән

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы махсус операциягә 3,5 мең кубометр агач җибәргән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләр зонасына 3,5 мең кубометрдан артык агач материал әзерләп җибәрергән. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә 30 мең кубометрдан артык утын тапшырылган.

Бу эштә республика районнарыннан ведомство карамагындагы учреждениеләр актив катнашты, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Хәрби хезмәткәрләребез өчен агач материаллар һәм утын җибәрәбез. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итәбез. Гуманитар ярдәм илтеп тапшыруда катнашабыз. Безнең мобилизацияләнгән хезмәткәрләр һәм башка егетләр сораган әйберләрне сатып алабыз», - дип сөйләде «Азнакай урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров.

Аның мәгълүматларына караганда, Азнакай урман хуҗалыгы һәм Азнакай урманчылыгы гына да 2 миллион сумнан артык шефлык ярдәме җибәргән.

2025 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы махсус хәрби операция зонасына блиндажлар һәм башка корылмалар төзү өчен 700 кубометрдан артык төрле агач материаллар җибәргән. Лисичанск һәм Рубежноега 150 кубометр күләмендә берничә партия агач материаллар тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot