Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы махсус операция зонасына агач материаллары җибәрде
Татарстанның урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына 2 мең кубометрдан артык агач материалы әзерләп җибәрде, шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре ихтыяҗлары өчен 17 мең кубометрдан артык утын бүлеп бирде. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең Казанда узган йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Равил Кузюров шулай дип белдерде.
«240 кубометр күләмендә агач материалы тәкъдим ителде. Бу эш даими нигездә алып барыла. Луганск һәм Донецк Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә урман үсемлекләренең орлык фондын формалаштыруда ярдәм күрсәтү өчен, министрлык 32 килограммнан артык гади нарат орлыклары җибәрде», - диде ул.
Кузюров билгеләп үткәнчә, 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Хәтер аллеясы» акциясен үткәрүдә ярдәм итү турындагы йөкләмәсе буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы үсентеләр һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр җыйган гуманитар ярдәмне Донецк Халык Республикасына илтеп тапшыруны оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз