news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урман утырту планын арттырып үтәгән

Октябрь уртасына план 2,3 процентка арттырып үтәлгән

(Казан, 29 октября, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы урман утырту планын 2,3 процентка арттырып үтәгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты мәгълүматларына караганда, агымдагы елның октябрь уртасына округ территоориясендә урман утырту эшләре 39,1 мең гектарда башкарылган, бу расланган еллык планнан 107 процент тәшкил итә.

Округның барлык субъектларында урман утырту еллык планнан 100 һәм аннан артык процентка башкарлыган. Әйтик, Башкорстан Республикасы, Самара һәм Сарытау өлкәләрендә план 100 процентка үтәлгән. Татарстанда - 102,3, Удмуртиядә - 109,5, Чуашстанда - 102,1, Пермь краенда - 109,9, Киров өлкәсендә 102,6, Оренбург өлкәсендә - 100,8, Пенза өлкәсендә 101,5 процентка арттырып үтәлгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot