news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады

Республика данын "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре яклады.

Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). 15-16 июньдә Киров шәһәрендә төбәкара II Урман форумы булып узды. Форум кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" төбәкара чемпионаты үткәрелде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен төрле төбәкләрдән: Татарстан, Чуваш Республикаларыннан, Карелиядән, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләреннән командалар чакырылган иде. Агач кисүчеләр "Иң яхшы аударучы" абруйлы исемен яулау өчен көрәште. Конкурс кысаларында анда катнашучылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, ботаклар кисү буенча операцияләр башкарды.

Татарстан командасында "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Олег Алексеев "Агач аудару" һәм "Чылбыр алмаштыру" дисциплиналарында – 3нче, Фидаил Һадиев "Төгәл кисү" дисциплинасында 3нче урынны алды, Николай Гришаков "Катнаш кисем белән кисү" дисциплинасында 2нче урынга лаек булды. Абсолют беренчелектә Татарстан Республикасы командасы 2нче урынны яулады.

  • Татарстаннан Фидаил Һадиев ярышлардагы иң яшь катнашучы булып танылды, аңа – 21 яшь. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100