news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды

Элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров Татарстан урман тармагына министр итеп билгеләнде.

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына яңа министрның кем булачагы ачыкланды. Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.

Равил Кузюров исә район башлыгы вазифасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100