news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман хуҗалыгы министры тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады

Равил Кузюров аларның һәркайсына өйләренә барып хөрмәт белдергән.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән өйләренә барып котлады, “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры ТАССР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары булып эшләгән Михаил Филимоновны, урман хуҗалыгында хезмәт куйган Госман Ибраһимовны, икътисадчы вазифасын башкарган Александр Мелешинны, шулай ук Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә урман хуҗалыгы һәм экология факультетын ачу тәкъдимен керткән профессор Әхмәдулла Газизуллинны шәхсән үзе өйләренә барып, Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100