Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә тавыш бирде
Татарстан Урман хуҗалыгы министры гражданлык бурычын Мөслим авылындагы 1985 санлы Бакча сайлау участогында үтәде.
(Мөслим, 18 март, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә тавыш бирде. Равил Кузюров – Мөслим районы кураторы. ТР Урман хуҗалыгы министры гражданлык бурычын Мөслим авылындагы 1985 санлы Бакча сайлау участогында үтәде, дип хәбәр итә Мөслим районы рәсми газетасы.
Сайлау участогына министр Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән килгән. Равил Кузюров Мөслим районында сайлауларның халыкның зур активлыгы белән баруын әйткән.
1985 санлы Бакча сайлау участогында исемлеккә теркәлгән Булат Гайфиевкә бүген 18 яшь тулды һәм ул бүген беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Район башлыгы Рамил Муллин һәм Равил Кузюров, Булатны тәбрикләп, яшь сайлаучыга бүләк тапшырдылар, бергәләп фотога төштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз