news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында яңа беренче урынбасар билгеләнде

Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган Илгизәр Зарипов 8 елдан артык урман хуҗалыгы тармагында эшләгән.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында яңа беренче урынбасар билгеләнде
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп 33 яшьлек Илгизәр Зариповны билгеләде. Тиешле карар Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

"Зарипов Илгизәр Наил улын 13 майдан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләргә”, - диелгән документ текстында.

Илгизәр Зарипов урман хуҗалыгы тармагында 8 елдан артык эшли. Элегрәк “Идел буе урманчылыгы”ДБУ Зөя участок урманчылыгындагы участок мастеры, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге буенча инженер булып эшләгән.

Аннары әйдәп баручы консультант, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе булып хезмәт куйган.

Соңгы елда Илгизәр Зарипов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүче булып эшләгән.

Илгизәр Зарипов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100