Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Чирмешән урман хуҗалыгы эшен тикшерде
Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 га урман культуралары эстәп утыртылды.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чирмешән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Ул «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Эш визиты кысаларында Илгизәр Зарипов быел урман культураларын агротехник карау буенча 6нчы кварталда башкарылган эшләрнең һәм Казан участогының 13нче кварталында санитария-савыктыру чараларының сыйфатын бәяләде.
Шуның белән берлектә ул базислы урман питомникларын, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Светлогорск участогының 54нче кварталында утыртылган истәлекле утыртмаларны һәм 67нче кварталдагы кишәрлекне карады, соңгысында ликвид булмаган агачларны җыеп алу эшләре башкарылган.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалетдинов белән дә очрашты һәм Казан участогының эш кишәрлегендә булды.
Алмаз Мотыйгуллин, 2020 елгы урман культуралары сезоны кысаларында Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 га урман культуралары эстәп утыртылды, 0,7 га базислы урман питомнигында орлыклар чәчелде, дип сөйләде. Хәзерге вакытта урман культураларын агротехник карау эшләренә керештек, дип тә өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз