news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман хуҗалыгы дипломлы яшь белгечләр белән тулыланды

Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучы студентларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.

Татарстан урман хуҗалыгы дипломлы яшь белгечләр белән тулыланды
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Узган атнада Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучы студентларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Тантанада Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты, диелә министрлыкның матбугат үзәге хәбәрендә.

Үзенең чыгышында министр хәзерге вакытта Лубян көллиятендә урманны белүче, техника белән эш итә алучы профессиональ кадрлар әзерләү өчен күп нәрсә эшләнүен билгеләп узган.

"Сезгә тормышыгызда һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим. Һәркайсыгызга илебезнең урман хуҗалыгын үстерү тарихында үзеннән соң изге эз калдыру бәхете насыйп булсын! Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгуыгыз белән тәбрик итәм!" – дип мөрәҗәгать иткән министр.

Соңыннан Равил Кузюров чыгарылыш укучылары белән очрашкан. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренең җитәкче-урманчылары да килгән. "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова яшь белгечләрне конкрет вакантлы вазифаларга чакырган.

  • Лубян урман-техника көллияте – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты. Көллиятне тәмамлап чыгучыларның күбесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында җитәкчеләр һәм әйдәп баручы белгечләр булып эшли. Лубян урман-техника көллияте эшләгән чорда белем бирү йортында 9 меңнән артык дипломлы белгеч әзерләнгән, алар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов кебек танылган шәхесләр бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100