news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман фондында 48 урында янгын чыккан, 83,77 гектар мәйданда урман әрәм булган

Урманнарда чыккан янгыннар саны буенча аеруча Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Ивановский, Лаеш урманчылыклары «алда», дип белдерде узган ел нәтиҗәләре буенча ТР урман хуҗалыгы министры В.Власов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Урманчылык»/«Лесничество» дәүләт бюджет учреждениеләре өчен узган елны федераль субвенцияләр хисабына җәмгысе 22,7 млн. сумлык 60 данә «УАЗ» базасындагы урман патруле машинасы сатып алынган. Моннан тыш, янгынчылык-химик станцияләрне техник яктан баету максатында, Татарстан бюджеты хисабына 17 берәмлек «Зил-131» (АРС-14) базасындагы урманда янгын сүндерү автомашинасы алуга ирешелгән.

 Кичә ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ел йомгаклары буенча хисабында министр Валерий Власов шундый мәгълүматлар китерде.

 Елның коры килүен искәртеп, ТР урман хуҗалыгы министры, Татарстан урман фондында 48 урында 83,77 гектар гомуми мәйданда янгын чыкты, 2008 елда исә 61,65 гектар мәйданда 53 янгын чыккан булган, дип белдерде. Урманнарда чыккан янгыннар саны буенча аеруча Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Ивановский, Лаеш урманчылыклары «алда». Бер янгынның уртача мәйданы - 1,74 гектар (2008 елдагыныкы - 1,16 гектар).

 Җыеп кына әйткәндә, урманнарда зур янгыннар булдырылмый калды. Шулай да,зур шәһәрләргә якын урнашкан урманчылыкларда янгынчылык-химик станцияләр санын арттыру – көн таләбе, аеруча Менделеевск, Түбән Кама, Лаеш, Идел буе урманчылыкларында моңа ихтыяҗ зур. Каралган гомуми административ эшләрдән 224 протокол буенча  урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 297,5 мең сумлык штарф салынды һәм шуның 78,2 проценты, ягъни 232,5 меңе түләтелде, дип шәрехләде В.Власов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100