Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан университетларында укучы 98 студент президент стипендиясе алачак
Стипендияне Татарстанда даими яшәүче 52 студент һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган 46 студент алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан университетларының 98 студентына президент стипендиясе билгеләде. Тиешле указ Татарстан президенты сайтында басылган.
Стипендия Казан федераль университеты (КФУ), А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан милли-тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ), Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (ПГАФКСиТ) көндезге бүлекләрендә укучы студентларга түләнәчәк.
Документта түләүләр 2018 елның 1 сентябреннән барлык уку чорына билгеләнә, диелгән. Стипендиатлар исемлегенә Татарстанда даими яшәүче 52 студент һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган 46 студент кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз