news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Уникаль Россия» күргәзмәсендә Татарстан сәнгате тәкъдим ителде

24 гыйнварда Мәскәүдә «Уникаль Россия» сәнгать-сәнәгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә-форум 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмәдә Татарстан республикасы халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.

Күргәзмә-форум кунакларына читек (татар бизәкләре төшерелгән тире), укалап чигү (яки кәләпүш чигүе) кәсепчелеге, кул белән туку, зәркәнчелек кәсепчелеге, агач һәм металлны сәнгати эшкәртү, чүлмәк ясау һәм керамика сәнәгате тәкъдим ителде. «Уникаль Россия»дә барлыгы 13 останың һәм Татарстанның халык сәнгать һөнәрчелеге предприятиесенең эшләре һәм эшләнмәләре белән танышырга мөмкин.

Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасында декоратив-гамәли сәнгатьнең тарихы һәм хәзерге торышы турында язылган буклетлар таратыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100