Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан умарталарга чип кую буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә
Республикада умарталыкларга паспорт ясау төгәлләнгәннән соң, чиплау үткәрергә җыеналар.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда умарталарга чип урнаштыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр. Чиплау республика умарталыкларын паспортлаштырганнан соң киләсе адым булачак. Бу хакта бүген умартачылар форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов хәбәр итте.
«Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәбез, анда һәр умартага махсус прибор — саный торган бирка куялар. Тик бу паспортлаштырылганнан соң булачак. Без моңа озакламый тотыначакбыз. Быел ук булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде Латыйпов.
Татарстанда 3 меңгә якын умарталык паспортлаштыру узган. Хәзерге вакытта республикада 14,7 меңнән артык умарталык исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз