Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстан умартачылары» оешмасы рәисе: Дәүләткә ашлык, ит кирәк, ә бал кирәкми
Шәүкәт Хәйруллин «Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» юкка чыгарылуына карата фикерен белдерде.
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, «Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» юкка чыгарылуы умартачылык өлкәсенә тиешле әһәмият булмавын күрсәтә. Иҗтимагый оешма җитәкчесе инде бал җитештерүгә дәүләт заказы булырга тиеш дигән фикердә.
«Дәүләткә ашлык, ит кирәк, ә бал кирәкми. Без, умартачылар, тоткасыз чемодан кебек – ташларга да кызганыч, алып баруы да читен. Дәүләттән балга заказ юк. Бодайга, арышка бар, көнбагышка, рапска бар, балга юк. Без бөтенләй бетсәк тә, бик кайгырмаслар. Идарәгә моңа кадәр дә эшләргә бирмәделәр, чөнки бал белән дәүләт кызыксынмый, шуңа да идарә дә кирәкми», – диде ул.
Шәүкәт Хәйруллин, сүзләренең дәлиле итеп, элекке чорларны искә төшерде. «Совет хакимияте вакытында умартачылык буенча идарә бик көчле эшләде. Балга өстән план төшә иде. Идарә яңа токымнар алып кайту, үрчетү буенча эшләде, умарта ясый торган цехлары, умартачылык совхозлары бар иде. Хәзер идарәдә эшләргә кешесе дә калмады, аны әкренләп кысрыклап бетерделәр. Аның бетүе – алга таба эшләвенең мәгънәсе калмавы, фактны констатацияләү генә», – диде ул.
Шәүкәт Хәйруллин идарә юкка чыкканнан соң умартачыларның эшләрендә ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламый.
«Бернинди үзгәреш булмас дип уйлыйм. Ул бит авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бер бүлеге генә иде, өстән кушканны эшләде. Ул оешмага эшләргә бирмәделәр, аларның куллары бәйләнгән иде. Калса, яхшы булыр иде, әлбәттә, без без барыбер бергә эшләдек. Басуларны агулаган вакытта без идарәгә чыга идек, ә алар –районнарга. Безнең өчен бетерелүе күңелсезрәк. Әмма идарә беткәннән соң дәүләт белән безнең ара кыскара, бәлки уңайрак та булыр», – дигән фаразларын да җиткерде ул.
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы идарә начар эшләү сәбәпле оештырылды, ди Хәйруллин. «Идарә үз эшен эшләгән булса, без – умартачылар оешмасы, кирәк тә булмас идек. Без җәмәгать оешмасы, аптыраганнан эшләнгән әйбер. Без умартачыларны яклауны үз өстебезгә алырга мәҗбүр булдык. Өч ел эчендә төрле хәлләр булды. Безне яратмадылар да, каршы да тордылар. Без алар өчен арбаның бишенче тәгәрмәче кебек кирәкми идек. Безгә конкурентка караган кебек карадылар», – ди Шәүкәт Хәйруллин.
- Умартачылык буенча идарә юкка чыгарылу сәбәпле, «Татарстан балы» бренды да юкка чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз