Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан умартачылыгы фәнгә нигезләнеп үсәчәк
Татарстан умартачылыгы фәнгә нигезләнеп үсәчәк
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Җирле умартачылар киләсе елда умарталыкларны Татарстанның экологик яктан чиста районнарына урнаштырачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы умартачылык буенча Дәүләт идарәсе хезмәткәрләре Россиянең Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Фәнни тикшеренү институтының (аның белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән) умартачылык белгечләре белән бергә, яз җитү белән Татарстан территориясендә әйләнә-тирә мониторингын үткәрергә карар иткән. Тикшеренүләр табигать индикаторы булып торган гади чәчәк серкәсе ярдәмендә үткәреләчәк - ул авыр металлар һәм техноген характердагы матдәләр булуын бик тиз күрсәтә.
Моннан тыш, Россиянең Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Фәнни тикшеренү институты белгечләре баллы үсемлекләрнең күпләп үсүче урыннары күрсәтелгән карта төзү вазифасын үз өсләренә алганнар, ул бал җыюны һәм республикада бал җитештерү күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Ә апрельдә Россия башкаласы галимнәре республика умартачыларын әлеге тармактагы соңгы фәнни һәм гамәли уңышлар белән таныштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз