Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан умартачылары умарталыкларда кортларның күпләп һәлак булуына зарлана
Марат Әхмәтов аграрийларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләрен үтәргә чакырды.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Республикада умартачылар кортларның күпләп үлүенә зарлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәдә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу көннәрдә республика умартачыларыннан умарталарның күпләп һәлак булуына зарланып хәбәрләр килүен әйтте. Умартачылар моның сәбәбен авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен химик эшкәртү белән бәйли.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, пестицидларны куллану «пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында»гы Федераль закон белән регламентланган. Министрлык мәгълүматлары буенча, чәчүлекләрне химик эшкәртү барышында юридик затлар өч тәүлек эчендә халыкны язма формада, мәгълүмат һәм ветеринария хезмәте аша кисәтергә тиеш.
«Низаглы хәлләрне булдырмас өчен хуҗалык җитәкчеләреннән закон таләпләрен үтәүгә җаваплы карауларын сорыйм [пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында]», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз