Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан умартачылары: Безгә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория кирәк
Җитештерүчеләр балның сыйфатын документ нигезендә раслый алмый.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан умартачылары бал сыйфатын тикшерә алырлык лаборатория кирәклеген әйтте.
«Бездә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория юк. Белгечләр дә юк. Серкә анализын да Башкортстанда ясатырга туры килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу юнәлештә эшләр дип уйлыйм. Берәр ветеринария лабораториясе базасында ул эшләнер. Хәзерге вакытта һәр умартачы үз балын мактый, әмма документ нигезендә аның сыйфатын раслый алмыйбыз», — дип сөйләде «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков.
«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин агуланып үлгән бал кортларын тикшерү өчен дә лаборатория кирәклеген әйтте. «Бүгенге көндә республикада агуланып үлгән бал кортларын, яшел массаны тикшерә торган лаборатория юк. Ул проблема бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә бар. Бал кортларын Алтайга яки башка җиргә җибәрергә туры килә», — дип сөйләде ул матбугат очрашуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз