news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан умартачылары берләшергә тели

Республиканың Умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Нәбиуллин умартачыларга бердәм сайт булдырырга тәкъдим итте.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Республиканың Умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Нәбиуллин фикеренчә, эш күрсәткечләрен арттырыр өчен умартачыларга берләшергә һәм бердәм сайт булдырырга кирәк. Бу хакта ул Казанда Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында узган “Урта рус (среднерусский) токымлы бал кортларын саклап калу һәм үрчетү” бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә хәбәр итте.

“Узган ел басуларны корткычларга каршы агу белән эшкәрткәндә күпчелек бал кортлары юкка чыкты. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен бердәм эшләргә өйрәнергә кирәк. Умартачылар өчен махсус сайт булдырсак уңайлы булыр иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында нинди участокта агу сибеләсе алдан хәбәр ителергә тиеш. Ләкин күп очракта умартачылар аны күрми кала. Сайтта бер-беребезне алдан кисәтеп, файдалы мәгълүматлар, борчыган сораулар хакында язар идек”, - ди Ринат Нәбиуллин.

Ул соңгы елларда умартачыларның Россиянең төрле почмакларыннан чит токымлы бал кортларын алып килүләрен һәм аларның урта рус бал кортлары белән кушуларын билгеләп үтте. Кушылу нәтиҗәсендә кортларның сыйфаты начарланган. Китерелгән токымнар салкыннарга чыдам түгел, алар авыруларга тиз бирешә һәм үлә башлый, дип белдерде Ринат Нәбиуллин.

Мамадыш районында утыз ел умартачылык белән шөгыльләнүче Рафаил Әдгәмов урта рус (среднерусский) бал кортлары мул уңыш китерә дип саный. “Алар аз ашый һәм тырышып эшлиләр. Бер көнгә 10 кг бал бирергә мөмкиннәр. Бу бал кортлары тыныч булуы белән аерылып тора, агрессив түгелләр, чакмыйлар”, - ди ул.

Татарстанда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр арткан. Бүген 15 000 артык кеше бал кортлары тота. Саба, Балтач, Мамадыш, Бөгелмәдә (среднерусский) бал кортларын үрчетүчеләр күп.

Конференциядә балны урнаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Умартачылар ярминкәләрдә ешрак катнашырга һәм балыңны күрсәтә, үз клиентларыңны таба белергә кирәк дигән фикергә килделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100