news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады

Умарталыкларда һәр оядан көн саен 5-7 килограмм бал алына.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Татарстанда Кайбыч урманчылыгы  умартачылары бал уңышын җыя башлады. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Морза Бәрлебаш авылыннан умартачы Айрат Гыйбадуллин һәм Урта Биябаш авылыннан Родислав Ефимов бал уңышын җыярга кереште. Умартачыларның умарталыклары урманда вак яфраклы бал бирүче юкә кишәрлекләре янәшәсендә урнашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Хаффазов сүзләренә караганда, умарталыкларда һәр оядан көн саен 5-7 килограмм бал алына. Урманчылыкта барлыгы 4 умарталык бар, алар 4 кишәрлек урманчылыгында урнаштырылган.

"Җәйге чорда умартачыга бер көнне дә, бер сәгатьне дә заяга уздырырга ярамый. Хәзерге вакытта умарталыкны бал алуга әзерләү, бал кортларын үрчетү эшләренә әзерлек бара, дәвалау-савыктыру эшләре башкарыла. Уңайлы һава торышы нәтиҗәсендә юкә чәчәк аткан чорда бал кортлары яхшы гына юкә балы туплый", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100