news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучысы “Россия Ел тәрбиячесе -2014” конкурсы финалында катнаша

Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова – “ТР Ел тәрбиячесе-2014” республикакүләм конкурсы җиңүчесе

 (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 10-15 ноябрьдә Мәскәүдә “Россия Ел тәрбиячесе -2014” V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы уздырыла, анда Россиянең 62 төбәгеннән тәрбиячеләр катнаша. Конкурста Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы логопеды Виолетта Тарасова Татарстан Республикасы данын яклаячак. Шуңа кадәр ул “ТР Ел тәрбиячесе-2014” республикакүләм конкурсында җиңгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында белдерелгәнчә, конкурс чаралары берничә турда уза. Элек конкурста катнашучылар шәхси интернет-сайтларында эш тәҗрибәсен чагылдырган методик һәм башка авторлык эшләнмәләрен урнаштырган.

Финалда конкурсның тагын ике этабы узачак. Берсенә иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чаралар темалары берләштерелгән. Катнашучылар эш тәҗрибәсен гамәлдә күрсәтәчәк. Бу этап нәтиҗәләре буенча иң зур балл җыйган 10 тәрбияче генә ярышларда катнашуларын дәвам итәчәк. Чираттагы турга ике чара кергән: “Мастер-класс” һәм “Түгәрәк өстәл”. Бу турның максаты - конкурста катнашучының һөнәри һәм шәхси сыйфатларын күзаллау, аның социаль һәм гражданлык позициясен ачу. Өченче тур чарасы интернетта реаль вакыт режимында транляцияләнәчәк. Шулай итеп, гомумрейтингта иң зур балл җыючы җиңүче булып танылачак.

Фотосурәт vospitatel-goda.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100