news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучысы Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.

Дмитрий башкаланың 175нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Ул - Казан шәһәре Совет районы яшь педагоглары ассоциациясе рәисе. Бәйгене йомгаклау тантанасы Мәскәүдә 4-6 декабрь көннәрендә узды. “Экологик волонтёрлык” мәйданында  Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт эшчәнлеге мәсьәләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Россия экология министры Сергей Донской һәм башка катнашучылар каршында Спиридонов Дмитрий үзенең “Яшел ГТО” экология-агарту проектын презентацияли.

Тантанага Россия Президенты Владимир Путин килгән һәм ул 2018 елны доброволецлар һәм волонтерлар елы дип игълан итәргә тәкъдим итә.

В.Путин: “Бу - сезнең ел булачак, илнең барлык кешеләре елы булачак, Россиянең төп көче - сезнең ихтыяр көчендә, энергиягездә, шәфкатьлелектә”, - дип билгеләп үтә президент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100