news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан укытучыларына сыйныф җитәкчелеге өчен якындагы 2 айда түләп бетерәчәкләр
Укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен 3 айга якын акча алмаган
Скопировать ссылку
(Чирмешән, 1 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Апрель-майда сыйныф белән җитәкчелек иткән өчен өстәмә акча алучы укытучыларга бурычлар түләнеп бетәчәк. Бу хакта журналистларга кичә Чирмешән районында ТР Дәүләт Советының “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиясенең күчмә утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айрат Зиннуров белдерде. Утырыш “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының сыйныф җитәкчеләренең тәрбияви потенциалын үстерүдәге роленә багышлана.
Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә айлык акча федераль бюджеттан бирелә. Икътисади кризис булу сәбәпле, агымдагы ел башыннан алып федераль бюджеттан субсидия күчерелмәгән, шул сәбәпле, ил буенча сыйныф җитәкчеләре алдында бурыч арткан. Айрат Зиннуров республика буенча бурычның күпме тәшкил итүен әйтә алмады, әмма Татарстанда сыйныф җитәкчелеге өчен авыл җирендә 1400 сум түләнергә тиеш, ә шәһәрдә 1700 сум дип белдерде.
“Татарстанда гына түгел, ә илнең башка төбәкләрендә дә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча түләү тоткарлана, - дип борчылуын белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы. – Якын арада республика буенча өстәмә акчалар тиененә кадәр түләнеп бетәчәк. Күптән түгел республика Президенты, мәгариф һәм фән министры белән ТР Финанслар министры белән бу уңайдан сөйләшү булган иде”.
А.Зиннуров сүзләренчә, хәзер сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр буенча республика районнарында бурычлар бар. “Өстәмә акчаларны түли башладылар. Апрель-майда бурычлар бетереләчәк”, - дип белдерде ул.
Хәзер республикада сыйныф җитәкчеләре проблемалары белән җәмәгатьчелек вәкилләре дә, шулай ук муниципаль берәмлек башлыклары һәм коммерция структуралары да кызыксына башлады, дип билгеләп үтте Айрат Зиннуров. Аның сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләре институтына ярдәм күрсәтелә. “Бу бик мөһим, чөнки сыйныф җитәкчеләре укучыларга әхлакый тәрбия бирә һәм патриотизм хисләре тәрбияли”, - дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын.
2009-2010 елларда 24743 педагог сыйныф җитәкчесе функцияләрен үти, аларның 2 проценты гына – ир-атлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot