news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучыларына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр

Квалификация күтәрү вакытында, педагоглар кичектергесез ярдәм буенча сигез сәгатьлек курслар узачак.

Татарстан укытучыларына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр
Михаил Захаров

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә эшләүче укытучылары һәм балалар бакчалары педагоглары Казан федераль университетының симуляцион һәм имитацион укыту үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү буенча курслар узачак.

«Без Татарстан мәктәпләре укытучыларын, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педагогларын укытабыз. Аларга квалификация күтәрү программасы кысаларында симуляторларда беренче ашыгыч ярдәм һәм күнекмәләр курсын тәкъдим итәбез», — дип билгеләп үтте КФУның кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы доценты Юлия Вәлиева.

Һәр өч ел саен Татарстанның барлык мәктәп укытучылары квалификациясен күтәрү курслары уза. Аларга кичектергесез ярдәм буенча махсус сигез сәгать белем бирү программалары керә.

«Татарстан мәктәпләре һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педагоглары беренче ярдәм күрсәтүнең барлык нигезләрен белергә һәм аларны практикада куллана алырга тиеш. КФУның симуляция үзәге инструкторларының һөнәри осталыгы һәм үзәкнең дөньякүләм стандартлар буенча җиһазлануы әлеге күнекмәләрне алуда яхшы урын булып тора», — дип өстәде КФУның кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы доценты Гүзәл Мансурова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100