news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучылары яхшы хезмәт хакына Таҗикстанга укытырга китә

Аларның тулы хезмәт хакы 74 мең сумны тәшкил итәчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Август ахырында Росиядән 30га якын укытучы Таҗикстанга эшләргә китә. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Кемеровск һәм Кострома өлкәләре педагоглары да бар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Кабул итүче як аларны торак белән һәм Таҗикстан буенча уртача хезмәт хакы (14 мең сум) белән тәэмин итә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларга тагын 60 мең сум түли һәм медицина иминияте тәкъдим итә. Нәтиҗәдә тулы хезмәт хакы 74 мең сумны тәшкил итәчәк.

Россия укытучылары рус телендә укытыла торган мәктәпләрдә эшләячәк. Алар рус теле, математика, физика, химия, биология, информатика укытачак. Шулай ук Таҗикстанга 1 сентябрьгә 70 мең данә чамасы дәреслек җибәрелә. Бу - 20 тонна авырлыктагы йөк дигән сүз. Уку ярдәмлекләре җибәрү турындагы карарны Федерация Советы рәисе Валентиной Матвиенко имзалаган. Бүген ул Таҗикстанга эшкә китәчәк укытучылар белән очраша.

Февральдә РФ вице-премьеры Игорь Шувалов, ике ил президентлары сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча, Россиянең Таҗикстанда 20 гомуми белем бирү мәктәбе төзергә ниятләвен белдерде. Ул мәктәпләрдә дәресләр рус телендә барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100