news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укытучылары рус теле һәм математика буенча белемнәрен тикшерәчәк

Тикшерү нәтиҗәләре турында педагогларның үзләреннән кала беркем дә белмәячәк.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан педагоглары укытучыларның һөнәри белемнәрен бәяләү буенча киң колачлы реформада катнашачак, дип яза «Коммерсант».

Чараның беренче этабында рус теле һәм математика укытучылары катнаша. Тикшерү нәтиҗәләре турында педагогларның үзләреннән кала беркем дә белмәячәк.

Элек белемнәрне бәяләү квалификация күтәрүнең төбәк үзәкләрендә генә узган.

Яңача бәяләүдә катнашу әлегә ирекле. Чарада 13 төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да, катнашырга теләк белдергән.

Беренче этапта укытучылар автоматлашкан система ярдәмендә бәяләнәчәк. Педагогка тест тәкъдим ителә, җавапларны компьютер программасы тикшерә. Икенче бүлектә экспертлар да катнаша. Сыйныфта видеокамера урнаштырылачак, ә язманы белгечләр тикшерәчәк.

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматары буенча, рус теле укытучыларының 10 процентында грамматика буенча белемнәр сай.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot