Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укытучылары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте» бәйгесендә җиңде
«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр узды.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан педагоглары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесендә җиңде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты. 110 катнашучы җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.
«Муниципаль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Чаллы укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина, Чистайдан Гөлия Җәләлетдинова һәм Лилия Мәсгутова җитңде.
«Җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләүдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яшел Үзәннән Эльвира Камалиева, «Аерымы белем бирү оешмасының иң яхшы эшендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Казаннан Әлфия Галиева һәм Гөлназ Галиева җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз