news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучылары һәм студентлары Саксониягә укырга китәчәк

Равил Зарипов: “Студентларга икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булырга тиеш”

(Казан, 10 ноябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Ноябрь башында Татарстан делегациясенең Саксониягә эш визиты барышында республикабыз вәкилләре берничә предприятие һәм институтта булды. Хәзерге вакытта Татарстан белгечләрен чит илдә алдынгы технологияләрне кулланырга өйрәтү җәһәтеннән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре карала.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. Ул үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Саксония машина төзелеше, фән һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертү өлкәләрендә системалы эш алып барачак. 2–5 ноябрь көннәрендә узган визит барышында берничә беркетмә килешүе имзаланды. Татарстан делегациясе составына республиканың эре предприятие–оешмалары, югары уку йортлары вәкилләре керде.
Брифингта катнашкан Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты ректоры Юрий Гортышев хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә студент һәм укытучыларның 4–5 кешедән торган яңа төркеме Саксониягә укырга китәчәк.
Аның сүзләренә караганда, квалификация күтәрү һәм стажировкалар мәсьәләсе элегрәк имзаланган килешүгә кертелгән. “Командировка вакытында без булырга өлгергән барлык предприятиеләр дә диярлек безнең студентлар һәм укытучыларны кабул итәргә әзер. Без стажировкаларга яңа белем тупласыннар һәм республика предприятиеләренә нинди дә булса файдалы әйберләр алып кайтсыннар өчен өлкән курс студентларын һәм магистрларны җибәрәчәкбез”, – дип ассызыклады Юрий Гортышев.
“2007–2008 елларда, Туполев исемендәге КДТУ инновацион белем бирү программасын гамәлгә ашырган вакытта, безнең 1,5 меңнән артык педагог квалификациясен арттырды, 160 укытучы чит илдә стажировка узды”, – дип сөйләде ул.
ТР сәнәгать һәм сәүдә минситры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, фундаменталь фәннәр һәм сәнәгать өлкәсендә үзенчәлекле күпер булырга тиеш. Студентларга икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булуы зарур. “Чит илгә стажировкалар оештырганда предприятиеләрнең заявка һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Ихтыяҗдан чыгып, төркемнәр оештырылачак. Белгечләрне яңа технологияләрне гамәлгә ашыра алсыннар өчен бүгеннән әзерләргә кирәк. Без үзебезнең югары уку йортлары һәм тауар җитештерүчеләр арасында иҗади берлек булдырырга телибез”, – дип сүзен йомгаклады министр.
Юрий Гортышев билгеләп үткәнчә, уртак программаны гамәлгә ашыру өчен хәзер координация советы оештырыла. Аның составына Туполев исемендәге КДТУ укытучылары гына түгел, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре дә керәчәк. “Стажировкалар оештыру, фәнни һәм уку–укыту җиһазларын сатып алу турындагы карарларны без бергәләп кабул итәчәкбез”, – дип ассызыклады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100