news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучылары "Кеше тәрбияләү" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Бәйге Мәскәү шәһәрендә уздырылды.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). "Кеше тәрбияләү" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында Татарстан укытучылары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Мәскәү шәһәрендә уздырылды. Анда Россия төбәкләреннән 60 ка якын педагог катнашты.

Казан Балалар һәм яшьләр иҗат сарае педагог-оештыручысы Анна Гафиятова "Балалар иҗтимагый оешмаларында тәрбия эшчәнлеге" номинациясендә җиңеп чыкты. Түбән Кама шәһәренең 22 нче урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Светлана Гурьянова "Гражданлык-патриотик тәрбия" номинациясендә лауреат булды. Ул үз төркемендә - икенче урында.

  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100