Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак
Илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимгә хезмәт хакына ай саен - 30 мең сум, олимпиада призеры өчен 20 мең сум өстәләчәк.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханын татар телендә бирергә чакырды. Ул бу турыда милли мәгариф мәсьәләләре секциясендә белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз