news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучысы «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

Татарстан укучысы «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
https://mon.tatarstan.ru/

Ульяновскида «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының финал этабына йомгак ясалды. Барлык нәтиҗәләр буенча Курск шәһәренең 57 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Владимир Терехов бәйгедә абсолют җиңүче дип танылды.

Җиңүчеләр арасында Чаллы кызы Елизавета Девятова бар. («Общественник года» номинациясе.) Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Конкурс 10-15 октябрьдә узды, аның төп максаты белем бирү оешмалары өчен бердәм аралашу тирәлеген булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның казанышларына һәм талантларына ярдәм итү. Финалда Россиянең 42 төбәгеннән 150 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Бәйге Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан 2022/23 уку елына Бөтенроссия чаралар исемлегенә керә.

2022 елда конкурсны оештыручылар - «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100