Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучыларының көзге каникуллары 28 октябрьдә башлана
Татарстан укучыларының каникуллары быел 28 октябрьдән башлана һәм ун көн - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кышкы каникулларны ун көн үткәрергә тәкъдим ителде - быелның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр. Киләсе елда язгы каникуллар 23-31 мартта - тугыз көн булачак.
«Укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, каникуллар вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатларында, министрлык каникуллар уздыруның шундый срокларын тәкъдим итә», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар киләсе елның 17-25 февралендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз