Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучыларын физика-математика һәм информатикада уңышлар өчен бүләкләргә җыеналар
Татарстанда «Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында мәктәп укучыларын физика, математика һәм информатиканы актив һәм нәтиҗәле өйрәнгән өчен акчалата премияләр белән бүләкләргә җыеналар. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары проекты хәзер ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Премия күләме 57,5 мең булырга тиеш. Тулаем алганда 200 укучыга: 5-7 сыйныфлардан 50, 8-9 сыйныфлардан 50 һәм 10-11 сыйныфлардан 100 укучыга премия бирү күздә тотыла.
Республикадагы дәүләт һәм шәхси мәктәп укучылары бердәм түләүгә дәгъва итә ала. Моның өчен алар физика-математика түгәрәкләрендә, профильле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, форумнарда, турнирларда, фестивальләрдә һәм башка чараларда, җәйге һәм кышкы интенсив мәктәпләрдә, агитбригадаларда, физика-математика театрларында, математика музейларында катнашырга тиеш.
Физика-математика юнәлешендә өлгереш 4,5 баллдан да түбән булмаска тиеш, шулай ук мәктәптән бәяләмә дә кирәк була. Моннан тыш, премиягә дәгъва итүче физика-математика юнәлешен популярлаштыра торган сайт яки башка мәгълүмати канал да ясаган булырга тиеш.
Идея авторлары фикеренчә, акчалата бүләк укучыларның талантын һәм күнекмәләрен үстерүгә, алар арасында физика, математика һәм информатика өйрәнүне популярлаштыруга, шулай ук физика-математика югары уку йортларына керергә ниятләгән укучыларны комплекслы әзерләүгә булышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз