news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын «Цифрлы гигиена» ярдәмендә буллингтан һәм экстремизмнан саклыйлар

Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган, шул исәптән онлайн-форматта. Аларда бөтен Татарстаннан 18, 9 мең яшь кеше катнашкан. Монда «Цифрлы гигиена» проекты зур роль уйнады, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

«Хәзер яңадан яңа формалар барлыкка килә - социаль челтәрләрдә балаларга аларны билгеле бер экстремистик төркемнәргә чакыручылар чыга. Безнең бурыч аларга интернетта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсеннәр өчен барлык инструментларны бирү», - диде Кондратьева.

Ул «Цифрлы гигиена» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук интернетта буллингтан саклап калу.

Аның сүзләренчә, бер елда проект 25 меңнән артык баланы колачлый алган, ә хәзер ул яңа уку елы кысаларында старт алган һәм республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында актив рәвештә алга бара.

«Бездә шулай ук ышаныч телефоны эшли. Ел саен без 35 меңгә якын шалтырату алабыз», – дип өстәде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100