news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота алачак

Татарстанда «Мин - мәктәп укучысы» (iOS һәм Android өчен ачык) кушымтасыннан файдаланучы 7-11 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге башланды.

«Бу гади сораулар гына түгел, ә чын квест - кушымта кулланучылары интерактив сериал карыйлар, сюжет геройларының карарлары һәм эшләре белән идарә итәләр, баллар җыялар», диелгән ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәрендә. 

Бәйге 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче 3 урынга – смартфон, Яндекс-Станция һәм «Яндекс-дәреслек»нең курслары, тагын 7 иң яхшы катнашучыга «Мин - мәктәп укучысы» фирма рюкзаклары һәм футболкалары биреләчәк. Катнашучылар рейтингларын һәм үз балларын кушымтада күрә ала.

Җиңүчеләр 7-8 һәм 9-11 сыйныфларда аерым билгеләнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot