news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала
Фото: Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белүне тикшерү бәйгесе башланды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бу хакта республиканың Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкус «Мин - укучы» мобиль кушымтасы базасында уздырыла. Шуңа күрә катнашырга теләүчеләр кушымтаны йөкләтеп алырга, ms-edu.tatar.ru сайтыннан логин һәм пароль яки ЕСИА аша авторизация узарга, «история»дә ике атна дәвамында барлыкка киләчәк викторина сорауларына җавап бирергә тиеш.

Шулай ук катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бөтен гаилә белән» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видеоны «Конкурслар» бүлегенә урнаштыру шарты куелган.

30 июньгә кадәр барлык шартларны да үтәүчеләр смартфон оту мөмкинлеге ала. Җиңүчеләр ике категориядә - 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100