news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән очрашты

Татарстан укучылары мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән очрашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ялкын» редакциясе һәм Татарстанның актив яшүсмерләре ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашты. Очрашуда Татарстан шәһәр, районнарыннан 15 егет һәм кызлар катнаша.

«Очрашуга килгәнегез, үзегезне яхшы яктан күрсәткәнегез, шигырьләр, әсәрләр язганыгыз, «Ялкын» журналын укыганыгыз, әти-әниләрегезнең горурлыгы булган өчен сезгә рәхмәт. Сез – безнең киләчәгебез, без сезнең белән горурланабыз. Сезнең өчен әти-әниләрегезгә дә рәхмәт. Гаиләдә укытучыларга, телгә, илгә мәхәббәт уятмасалар, сез монда килмәгән дә булыр идегез», – диде министр.

Очрашуны «Ялкын» журналы редакциясе оештырды. Журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин балаларның министр белән очрашуын бәхетле мөмкинлек булуын әйтте.

«Балаларның монда эләгүе бәхетле мөмкинлек, сез моңа лаеклы. «Ялкын» гомер-гомергә яшь журналистлар әзерләргә мәйданчык булып торды. «Ялкын»нан олуг әдипләр үсеп чыкканнар», – дип билгеләп үтте Илназ Фазуллин.

​​​

Илсур Һадиуллин «Ялкын» журналының киләчәге дә, үткәне һәм бүгенгесе кебек өметле булуына ышануын әйтте.

«Ялкын» – 100 еллык тарихы булган журнал. «Ялкын»ның үткәне тарихка бай. Хәзерге дөньяда үзгәрешләр булуга карамастан, бүгенгесе дә начар түгел. Мондый яшьләр булганда киләчәге якты, өметле булырга тиеш», – диде министр.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100