Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучылары квант технологияләре буенча бөтенроссия «Цифрлар дәресе»ндә катнаша
2026 елның апрелендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары өчен квант технологияләре темасына бөтенроссия «Цифрлар дәресе» башлана. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.
Федераль ачык дәрес 4 апрельдә 11:00 сәгатьтә узачак.
Материалны ныгыту өчен укучылар уен формасындагы тренажерлар узачак. Проект кысаларында шулай ук квант программалаштыру турында фильмының төбәк премьералары планлаштырылган.
«Росатом» дәүләт корпорациясенең квант технологияләре буенча директоры Екатерина Солнцева бу теманы мәктәптә үк өйрәнә башларга кирәк, дип билгеләде. Ул квант технологияләре буенча «Цифрлар дәресе» Россия мәктәп укучылары өчен программалаштыруның яңа һәм перспектив юнәлешен ача, дип өстәде.
Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгы ярдәмендә «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм «Цифрлы икътисад» оешмасы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз