Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучылары көзге каникулда Абу-Дабидагы лагерьга барачак
Татарстаннан 70кә якын бала Абу-Дабида узачак халыкара лагерьга барачак. Лагерь сменасы 27 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов үзенең МАКС каналында ТР Рәисе ярдәмчесе, республикада «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләймановка сылтама белән хәбәр итә.
«Республиканың гомуми командасы, әйдаманнар белән бергә, 80 кеше тәшкил итәчәк. Берләшкән гарәп әмирлекләре ягыннан шулай ук 50-100 бала көтәбез. Бай мәдәни һәм мәгариф программасы булачак. Алар мәктәп дипломатия клублары аша онлайн аралашкан егетләр белән очрашу мөмкинлеге алачак», – дип аңлатты Сөләйманов.
Хәрәкәтне булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз