news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары җәмгыять белеме Бөтенроссия олимпиадасында беренче бишлеккә кергән

Екатеринбург шәһәрендә җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Илнең барлык төбәкләреннән 390 укучы белемнәрен сынады. 44 укучыга җиңүче дипломнары, 134 балага олимпиада призеры дипломнары тапшырылды.

Иң яхшы нәтиҗәләргә Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе һәм Сведловски өлкәсе, Татарстан республикасы һәм Краснодар крае укучылары иреште, дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Олимпиаданың йомгаклау этабында балалар ике язма һәм бер телдән биремнәр турлары аша узган. Олимпиада Екатеринбург шәһәренең 40-нчы номерлы гимназиясендә оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100