news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучысы «Подрост» Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты

Бәйгедә илнең 46 төбәгеннән 83 финалист катнаша.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 22-26 июньдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсының финал этабын үткәрә. Финалда Буа районы Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Дарья Самаркина катнаша. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Дарья финалда үзенең «Урман гүзәлен саклыйк» дигән фәнни-тикшеренү эшен («Табигать саклау буенча проект эше» номинациясе) тәкъдим итәчәк.

Быел, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, финал видеоконференция режимында уза. Әлеге этапта жюри илнең 46 төбәгеннән 83 финалист эшен караячак.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман хайваннары экологиясе», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Табигать саклау буенча проект эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы профилендә һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның иң яхшы сынау-тикшеренү эше».


Юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә. Анда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм урман профилендәге дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100