news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады
mon.tatarstan.ru

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Татарстан укучысы Анна Седова Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова Россия җыелмасы составында турнирда катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы ике алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булды.

Быел China Girls Mathematical Olympiad халыкара математика олимпиадасы 11 - 16 августта Кытай шәһәре Чэндуда узды. Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

  • China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – халыкара математика олимпиадасы. Анда математикадан белемнәре һәм сәләтләре укыту программасыннан югары булган өлкән сыйныф укучылары катнаша. Россия җыелма командасы әлеге олимпиадада һәрдаим катнашып килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot