news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучысы Халыкара химия олимпиадасында “көмеш” яулады

Россия җыелмасы ике "алтын" һәм ике "көмеш" медальгә лаек булды.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Татарстанның мәктәп укучысы Чехия һәм Словакиядә узучы 50нче Халыкара химия олимпиадасында (International Chemistry Olympiad, IChO) көмеш медаль яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, 28 июльдә, Чехия башкаласы Прагада олимпиадага йомгак ясалды.

"Алтын" медальләрнең берсен Мәскәү, берсен Вологда укучысы алган. "Көмеш" медальләргә Мәскәүдән Даниил Бардонов һәм Татарстаннан Андрей Кобелев лаек булган.

  • Кобелев –Түбән Кама районы 35нче лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы.

50нче Халыкара химия олимпиадасында 76 илдән 300 укучы катнашкан. IchO беренче тапкыр бер юлы ике илдә узган.

  • Ярышлар 19 июльдә Словакия башкаласы Братиславта башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100