Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучыларының кышкы каникуллары башланды
Каникуллар ике атна дәвам итә һәм 11 гыйнварда тәмамлана
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бүген республика укучыларының кышкы каникуллары башланды. Каникуллар 2 атна дәвам итә һәм 11 гыйнварда тәмамлана, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Кышкы каникулларда балалар белән ата-аналар да ял итә ала. Республикада 1-11 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде.
Искәртеп узабыз: тармак министрлыгы 2014-2015 елларда балаларның оештырылган ялын тәэмин итү һәм ата-аналар үтенече буенча каникулларның бердәм срогын тәкъдим итте. Закон нигезендә каникуллар свакыты турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе үзе хәл итәргә хокуклы, әмма күпчелек ата-аналар фикере буенча републиканың барлык мәктәпләрендә каникуллар берьюлы булу балалар һәм өлкәннәр өчен дә уңайлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз